Хезмәттәшләре янәшәсендә сызланулары да, үткәннәре дә, вакытлыча булса да, онытылып тора.
Раил энергетика көллиятен тәмамлагач, берничә ел Казанда хезмәт итә. Аннан районның элект челтәрләренә эшкә кайта. Яшь белгечне коллективта бик тиз үз итәләр.
Егет 3 ел эшләгәннән соң, контракт төзеп, 2024 елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Алгы сызыкта булырга да, дусларын югалту ачысын татырга да туры килгән аңа. Үзе дә авыр тән җәрәхәтләре алган, катлаулы операцияләр кичергән.
Раил Сафин бүген дә дәвалануларын дәвам итә. Шул ук вакытта хезмәтенә дә кире кайткан.
-Контракт төзегәнче электромонтер булып эшләдем. Хәзер сәламәтлегем белән бәйле рәвештә трассадагы электр челтәрләре буенча күзәтүче мин. Уңайлы гына бүлмәм, эш өстәлем, компьютерым бар. Хәлемә кергән, яңа хезмәт вазифасы биргән җитәкчеләргә рәхмәт, - ди үзе.
Рәмис Гыйззәтов котлаулар кабул итте
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе итеп, әлегә кадәр “Апас хәбәрләре” телекомпаниясендә шеф-редактор булып эшләгән Гөлнара Сөнгатуллина билгеләнде.
Гөлнара Рөстәм кызын коллективка район башлыгы Айрат Җиһаншин, «ТАТМЕДИА»ның башкарма директоры Нияз Гареев тәкъдим итте.
Гөлнара Сөнгатуллина 2004 елда Казан Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 2011 елдан бирле “Апас хәбәрләре” телекомпаниясендә шеф-редактор булып эшли. Район телевидениесе эшен оештырып җибәрүчеләрнең берсе.
-20 елдан артык мәгълүмат өлкәсендә мин. Һәрберегезне беләм, якын итәм. Алга таба да бергә, бердәм булып эшләргә язсын”, - диде Гөлнара Сөнгатуллина.
Ул лаеклы ялга чыккач, бөтен көчен бакчачылыкка багышлый.
Бакча эшләре аның өчен кыш уртасыннан ук башлана, февральдә орлыклар сайлана.
15 февральдә ул борычлар чәчеп, көчле үсентеләр үстерә.
Тамырны ныгыту өчен корневин, гумат, йодлы эремәләр куллана.
Март уртасында помидорлар утырта, һәр сортны аерым билгеләп бара.
Аның бакчасында 20дән артык помидор сорты үстерелә.
Хуҗалыгында ике парник һәм күптөрле җиләк-җимеш агачлары бар.
Үстерелгән уңыш гаиләсенә дә, якыннарына да җитә, кышка запас әзерләнә.
Рафаэль абый фикеренчә, мул уңышның сере – тырышлык һәм иренмәү.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бер гасырлык гомер юлы узган Гыйлаҗ ага Миңнуллинны олуг гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының, Татарстан Рәисенең котлауларын ирештерде. Шулай ук аксакалга Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы белән ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
В ходе учений были отработаны эвакуация сотрудников «Апастово-информ» и районного отдела образования, были отработаны первоочередные действия при пожаре как руководителя, так и работников объекта. Также пожарными была отработана эвакуация пострадавшего, который предположительно остался внутри здания.
- Главной целью учений стала отработка четких и слаженных действий персонала организации в случае возникновения нештатной ситуации. Учитывалась большая площадь объекта. Были отработаны локализация, тушение пожара и угроза распространения огня, - комментирует учения начальник Апастовского пожарно-спасательного гарнизона Павел Тихонов.
💐Үткән 8 нче март бәйрәменең матур мизгелләрен искә алыйк әле😍Гөлия Шигабеева
💐Үткән 8 нче март бәйрәменең матур мизгелләрен искә алыйк әле😍
"Ике моң"💐Ләйсән-Рамил Ильясовлар (Исәнлек телим сезгә)
"Ике моң"💐Айгөл Нуриева-Фәнис Җиганшин (Элдермешкә кайтам әле)
"Ике моң"🌷Сиринә Усманова-Руслан Сабитов (Төшләремә кергәлә)
"Ике моң"🌷Диана Новоселова-Ранис Сәйфетдинов (Киләм, киләм)
